Шигъри сәгать «Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр»
Бөек Ватан сугышы чоры поэзия мәйданына бик күп шагыйрьләрне алып керде. Болар: Г. Кутуй, Ф. Кәрим, М. Җәлил, Ә. Исхак, Ш. Маннур, Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис, М. Садри, Н. Баян, Ә. Фәйзи, С. Баттал, А. Алиш, С. Хәким, Ә. Ерикәй, һ.б. бик күпләр. Бу шагыйрьләрнең күбесе сугыштан әйләнеп кайтмады, изге җиребез өчен гомерен бирде. Герой-шагыйрь Муса Җәлил бөтен дөнья халкының теленнән төшмәслек үлемсез җырларын калдырды. Ул Моабит төрмәсенең салкын камераларында, кулына богау кидергәч тә, фашизмга каршы көрәшүен туктатмады. Шагыйрь әйткәнчә, "алар үлемнәре белән үлемсезлек" яуладылар.
Яңа Чәчкап авылы китапханәсендә “Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр” дигән шигъри сәгать узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.