«Безнең герой»
Илдар Маннан улы Маннанов 1921 елның 25 мартында Мөслим районы Бүләк авылында туа. Җидееллык мәктәпне һәм комбайнерлар курсларын бетергәч, Актаныш районында МТСта эшли. 1940 елда армиягә китә. 1941 елда Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре янында булган бәрелештә каһарманлык күрсәтә. Расчеттан берүзе исән кала. Каты яралана. Әлге батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Яралары төзәлгәч, кабат фронтка китә. Сугыштан кайткач, Кострома сәүдә техникумын тәмамлый һәм шушы шәһәрдә алган һөнәре буенча эшли. 1963 елдан Чаллы шәһәрендә яшәгән. Илдар Маннанов 2010 елның 18 маенда Чаллыда вафат була. Шәһәрдә аның исемен йөрткән урам бар. Тихвин шәһәренең, Мөслим районының һәм Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины. Чаллының Җиңү паркында ачылган Каһарманнар аллеясында скульптур сыны урнаштырылган.
6 май көнне И. Маннановның туган авылы Бүләктә геройга багышлап бюст куела.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.