«Карга боткасы»
Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “карга боткасы” дип атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар. Ахырдан ботка ашый торган булганнар.
1 май көнне әби-бабайларыбызның матур йоласына туры китереп мәйданда зур казанда ботка пешер. Уеннардан һәм күңел ачулардан соң бәйрәмгә килгән бар халык тәмле “карга боткасы” һәм коймак белән сыйланырлар.
Мондый бәйрәмнәр ата-бабаларыбызның йолаларын балаларга өйрәтү максатыннан оештырыла, бүгенге көн баласында милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләнә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.