Без Тукай оныклары
“Без — Тукай оныклары”
Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы.Бөек шагыйребез 1886нчы елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда ул үлә. Әнисе, аны вакытлыча Шәрифә карчыкка калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр. Әлегәчә, бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә җиде-сигез хатын-кызга “Әни” дип дәшеп караганы булмагандыр.
Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый. Шагыйрьнең балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авыллары, аның бай табигате белән бәйле. Шушы авылларның җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты эзләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала. Кеше күңелендә була торган намуслылык, тугърылык, гаделлек сыйфатларын Тукай шигырьләре аша җиткерергә тели. Шундый әсәрләрнең берсе — “Су анасы”. Бу әсәргә Әнвәр Бакиров көй язган. Тукай тудырган табигать баласы — Су анасы буыннан буынга күчеп яшәп килә.
Шагыйрьнең туган ягы — инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Ләкин Казан артының матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында, Су анасы яши торган елгаларында. Шундый гаҗәеп матур табигатьле авылы турында шагыйрь 1909 нчы елда “Туган авыл” шигырен яза. Авылдашлары бу шигырьдә сурәтләнгән чишмәне “Тукай чишмәсе” дип йөртәләр һәм кадерләп тоталар. Алмаз Монасыйпов бу шигырьгә көй язган.
Г.Тукай үзенең бу шигырендә хезмәтне бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы, ди. Армый — талмый эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра. Әдәплелеккә, эшчәнлеккә өйрәтүдә Тукай сабыйларның җанына, күңеленә салу өчен нинди үтемле, нинди тәэсирле һәм бәрәкәтле юллар салган әсәрлэренэ.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.