«Бергәләп җырлыйк «Туган тел» җырын
«Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары белән, «Әдәби кораб» проекты кысаларында Каенлы авылында «Бергәләп җырлыйк «Туган тел» җырын» дип исемләнгән әдәби — музыкаль очрашу узачак. Очрашу барышында Каенлы авылы әдәбият сөючеләре, шул төбәктән чыккан язучылар –Рәсимә Нәбиуллина, Асия Сафина, Фәнүзә Сабирова иҗатлары белән танышып, аларның тормыш юлларына күз салачак. Әлеге авторларның күп кенә шигырләре көйгә салынган. Шул җырларны тыңлап, шигырләрен укып, һәрберсе белән аралашу мөмкинлеге булган очрашу һәркем өчен дә кызыклы булыр, дип ышанып клабыз. Тукай айлыгында узган бу очрашуда әлбәттә аңа багышлап язылган шигырләргә өстенлек биреләчәк. Очрашуда Сезне көтәбез. Килегез, вакытыгызны кызыклы уздырыгыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.