«Экиятлэр иленэ сэяхэт»
. Әкиятләр буенча спектакльләр, кинофильмнар төшерәләр. Әкият геройлары булып, кешеләр, җәнлекләр, төрле хайваннар, кошлар, табигать күренешләре тора. Әкиятләрдә көтелмәгән гаҗәп хәлләр, төрле әверелү, тылсым да була. Әкиятләр бары яхшылыкка, дөреслеккә өйрәтә.
Әкиятләр — борынгы халык авыз иҗаты жанры. Алар безнең көннәргә бик борынгы заманнардан килгән.
Ни өчен халык әкиятләре дип әйтәбез? Әйе, ул әкиятләрне халык уйлап чыгарган һәм бер-берсенә сөйләгән. Шулай итеп, алар буыннардан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Сез кечкенә булганда әниләрегез сезгә әкиятләр сөйләгән. Мәктәпкә баргач, әкиятләрне үзегез укый башларсыз. Әкиятләр сезне үзенең искиткеч серле дөньясына алып керер.
Бүген без сезнең белән шул серле әкиятләр дөньясын сәяхәт ясарбыз. Сез үзегезнең яраткан әкиятләрегезне искә төшерерсез, торле сорауларга жавап бирерсез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.