«Шаярасы килә, килә көләсе»
Бүген Көлке көне- алдау көне бөтен планета буйлап нык адымнар белән безгә рух, дәрт, дәрман, кәеф өстәп йөри.Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмассыз, югалып калмассыз. Көлү бик файдалы.Моны безнең медицина фәне дә раслый. Көлү кешене бик күп газаплы авырулардан саклап кала икән. Кеше бер секунд кына кеткелдәп алса да 1 кило ит ашаганга тиң энергия ала.Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.
1 апрель бәйрәме турында сөйләү, укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, тапкырлыкларын арттыру, күңел ачу чарасы буларак, сәламәтлекләрен ныгыту, барлык укучыларның да актив катнашуларына ирешү максатыннан Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “ Шаярасы килә, килә көләсе” дип исемләнгән Көлке көне үткәреләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.