«Әкият иленә сәяхәт»
Әкиятләр — халык иҗатының бик борынгы төре. Гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгәнлектән, халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы, образлы әйтелмәләргә бай. Әкиятләр эчтәлегенә карап төрләргә бүленә (тылсымлы, хайваннар турында, тормыш-көнкүреш әкиятләре). Иң борынгы төргә хайваннар турындагы әкиятләр керә. Чөнки ерак бабаларыбызга иң элек дүрт аяклы хайваннардан сакланырга кирәк булган. Хайваннар турындагы әкиятләрдә катнашучылар — хайваннар. Аларның һәркайсы билгеле бер сыйфатка ия булган: бүре — комсыз, усал, куян — куркак, аю — авыр табигатьле, төлке — мәкерле, хәйләкәр, ялагай, ат — турылыклы, сарык — аңгыра, кәҗә — тапкыр итеп сурәтләнә. Әкиятләрдәге хайван образлары аша кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр чагыла, аларның аерым сыйфатларына ишарә ителә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.