«Балалар китабы сихри дөнья- татар халык әкиятләре»
Балалар арасында иң популяр әсәрләр -әкиятләр. Моның сәбәбе — әкиятләрнең гаҗәеп оста иҗат ителгән, формасы эчтәлегенә тәнгәл килгән булуына һәм әкият табигатенең балалар табигатенә бик якын торуында.
Әкиятләр кешенең гүзәллеген, аның хыялларын чагылдыра. Татар халык әкиятләрен педагогик күзлектән карау халкыбызның әле бик борынгы дәверләрдә үк бала тәрбияләү мәсьәләсенә җитди игътибар бирүен күрсәтә.
Әкиятне балага теле ачылгач сөйли башлыйлар. Бала яхшылык һәм яманлык төшенчәләре белән таныша башлый, ә гаделлекнең тантана итүе аның пакь күңелендә канәгатьлек һәм шатлык тойгылары уята.
"Камыр батыр", "Өч кыз" әкиятләрен уку һәм фикер алышу. Чара барышында балаларга укылган әкиятләр буенча викторина сорауларына җаваплар бирү тәкъдим ителәчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.