«Шигырь дөньясында»
21 март бөтен дөньяда Шигърият көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә 1999 елда — ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен билгеләп үтү турында карар кылына.
Иң беренче Шигърият көне ЮНЕСКОның штаб-квартирасында — Парижда үткәрелә. Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә.
Хәзер Бөтендөнья Шигърият көнен мәдәният, мәгариф оешмаларында, иҗади коллективларда зурлап билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан Шәйморза авылы китапханәсендә «Шигырь дөньясында» дигән темага китап күргәзмәсе, шигырь укулар, китап тәкъдим итүләр үткәрелә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.