«Урман безнең байлыгыбыз»
21 март - Халыкара урманнар көне. БМО инициативасы белән ел саен, 1971 елның 21 мартыннан башлап, бөтен дөньяда Халыкара урман көне яки Бөтендөнья урманнарны яклау көне билгеләп үтелә. Бөтендөнья урманнар көне Төньяк ярымшарда язгы көн белән төн тигезләшү көнендә билгеләп үтелә, ул традиция буенча язның беренче көне булып санала һәм яңа тормыш һәм яңа башлангычлар символы булып тора. Бу көн җәмгыять тормышында урманнарның һәм урман хуҗалыгының әһәмиятенә багышланган.
18 нчы март көнне Шәйморза авылы китапханәсендә «Урман безнең байлыгыбыз» дигән темага әңгәмә ясала. Урман — ул табигать хәзинәсе. Кеше даими рәвештә аның табигый ресурсларыннан файдалана. Әңгәмәдә урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да әйтеп узылачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.