«Театр яктылыкка, нурга илтә»
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр репертуары киң һәм күп төрле: анда татар, рус, чит ил драматургиясе классиклары — Г.Исхакый, К.Тинчурин, Н.Исәнбәт, А.Островский, А.Чехов, Карло Гольдони, Лопе де Вега әсәрләре урын ала. Әмма репертуарның төп өлешен хәзерге заман драматурглары — Т.Миңнуллин, М.Гыйләҗев, З.Хәким һ.б. ларның пьесалары тәшкил итә.
Татар театры узган юл — озын-озак, данлы-мактаулы, гыйбрәтле һәм хәвеф-хәтәрле. Сәхнә фидакарьләренә юл яру бер дә җиңел булмаган. Әмма театр куюны тыйсалар да, кара көчләр төрле явызлыклар кылсалар да, ул оешкан, татар сибелгән бөтен кыйтгаларны иңләп-буйлап халыкка аң-белем тараткан, нур чәчкән. Бу эшкә бөтен йөрәге, җаны-тәне белән бирелгән фидакарьләр халык күңелендә якты йолдыз булып калыккан. Театр безнең газиз туган телебезне, милләт буларак халкыбызны, рухыбызны саклаган.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.