Литературный час «Тыйнак талант»
Мөхәммәт Гали авылыбыздан чыккан күренекле шәхес, журналист, язучы, әдәбият галиме, геграфия мөгаллиме.
Мөхәммәт Вәли улы Галиев 1893 нче елның 24 мартында Казан губернасы Лаеш өязе Масловка волосте Олы Елга авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.
Авыл мәктәбендә ике ел укыганнан соң, Мөхәммәтне Олы Елгадан 60 чакрымдагы ”Сатыш” мәдрәсәсенә (хәзерге ТР Саба районы Сатыш авылы) бирәләр. Ул монда бөтен көчен биреп төрле фәннәрне үзләштерә.
1912 елдан 1915 елга кадәр Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. Ул Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.
1939 елдан М.Гали тулысынча язучы булып китә. Аның «М.Гали хикәяләре», «Г.Камал — тормышы, иҗаты, татар әдәбиятында һәм гомүмән татар культурасында тоткан урыны» дигән китаплары басыла.
1946 елдан узен тикшеренүче — галим сыйфатында сыный. Бу елларда ул СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында әдәбият секторының кулъязма бүлеге мөдире вазифасын башкара, татар әдәби мирасын барлау буенча күп кенә фәнни эшләр иҗат итә. Бер елдан М.Галине әдәбият бүлегенең фәнни хезмәткәре дәрәҗәсенә күтәрәләр. Монда ул 70 ләп гыйльми эш башкара. Үзенең хезмәтләрендә 19 — 20 йөз башы татар әдәбияты тарихы, Г.Каргалый, Г.Утыз Имәни, Г.Курсави, Акмулла, Г.Тукай, Дәрдемәнд, К.Камал, С. Рәмиев, Ш. Камал, М.Гафуриның тормыш юлларын һәм иҗатларын яктырта.
Бүләкләре: «1941 — 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен» медале һәм Татарстан Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
М.Гали 1952 нче елның маенда Казан шәһәрендә вафат була.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.