Кул эшлэрем -жанга сихэт
Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары… Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, -ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, халкыбызның үзенчәлекле чигү төрләрен барлауны һәм бүгенге көндә чигүче милләттәшләремнең кул эшләре белән танышуны мөһим дип саныйм.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.