Хуш килэсен Нэуруз
Алып баручы: Кадерле балалар, кунаклар! Без бүген сезнең белән Нәүрүз бәйрәменә җыелдык. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты, 21-22 март көннәрендә үткәрелә ул бәйрәм. Нәүрүз- язны каршылап, язгы чәчү эшләре башланыр алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.
Борын үткән заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мобарәкбад!
1.Әминә: Әйдә, кояш, сип нурыңны
Кызганма бер дә.
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә.
2 Таңсылу: Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып
Җырчы кошлар килә.
3 Амелия: Яз килде, кояш көлде,
Дөньяга нур бөркелде.
Уянды бар агачлар,
Куанды алмагачлар.
4 К.Ислам: Алтын нурларга төренеп,
Яз килә, яз килә
Шат балаларга карап,
Кояш көлә, кояш көлә.
Җыр: “Яз җитә ”
5 Сәйдәш: Чәчәкләр белән күмелсен
Без яшәгән ил
Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
6.Нәргизә Яратыгыз көзне дә,
Яратыгыз кышны да,
Яратыгыз җәйне дә,
Яратыгыз язны да.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.