Балачак уеннары- для детей
Безнең балачак уеннары
Балаларыгызны шушы уеннарга өйрәтербез
Без балачакта уйнаган күп уеннар инде онытылып бара. Ә алар шундый ихлас, гади һәм кызыклы булган.
Балачакны искә алыйк әле: капкадан чыгасың да- урамда күпме бала- чага чабышканны күрәсең. Җыелышып “резинка”, туплы, качыш уйнаулар! Ә хәзер ничек? Ишегаллары буп- буш. Балалар өйдә- планшет белән яки урамда, шул ук гаджетны тотып утыра.
Ситуацияне ничек үзгәртергә? Инициатива күрсәтеп кенә! Урамга балагыз белән бергәләп чыгасыз да, күрше йортлардагы яшьтәшләрен дә чакырып, үзегезнең балачак уеннары хакында сөйлисез. Тәртибен аңлатып, бергәләп уйнап та аласыз.
Классика
Теләсә нинди яшьтәге балаларга кызыклы уен. Сезгә коры асфальт (авылда җиргә таяк белән сызып), акбур һәм таш кирәк. Классиканың данлыклы челтәрен ясауны хәтерлисезме? Уен тәртибен сөйләгәч, балалар үзләре дә ярдәм итерләр. Сызымны төгәлләгәч, саннар тезәсез дә, ташны тиешле санга “ыргытып”, сикерәсез. Эләкмәдегезме? Димәк, чиратта башка уенчы.
Классика- беренче карашка гап- гади уен кебек. Чынлыкта исә, бу уен баладан төгәллек, җитезлек һәм фикер туплауны, игътибарлылыкны таләп итә.
Качыш
Бу уен шулкадәр мавыктыргыч. Башта качар өчен урын эзләү, аннары сулыш та алырга “куркып” зләп табуларын көтү, ә инде “көтүче” не күргәч, качкан урыннан “шыпырт кына” башка җиргә күчү. Уен тапкырлык һәм сабырлык сорый. Кайвакыт, ераграк качу өчен, урын сайлап озак йөгерергә дә туры килә. Качыш уенының отышлы ягы- балалар саны чикләнмәүдә. Күбрәк уенчы булса, әйбәтрәк тә.
Резинка
Малайлар бу уенны “кызлар уены” дип саный. Чынлыкта бу шулай. Әмма бик файдалы уен! Сикергәндә балалар мускулларына тренировка ясый, яңа алымнар уйлап таба. Исегезгә төшерегез әле: резинкада сикергәндә үзенчәлекле алымнар ясаучыга бар да соклана иде бит. Ялгышкан очракта, юл куеп, чираттагы уенчыны күзәтәсең. Шулай итеп, аяк талганчы сикерү.
Туплы
Бер туп белән күпме уен уйнарга була! Футбол, баскетбол, лапта,. “тупны тапшыр” дигән гап- гади уен бар. Бер алып баручы сайлана, калганнар уенчылар. Бар да түгәрәккә басып, тупны бер- берсенә ыргыта. Алып баручы тупны тотып алырга тиеш. Кемнең кулыннан “ала”, шул кеше уртага чыгып, туп артыннан чаба. Җиңел уен дисезме? Минемчә- юк! Җитезлек, анализлый белү һәм тиз реакция таләп ителә. Тагын бер “танылган” уен: “ашарга яраклы, ашарга яраксыз”— кече яшьтәге мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен кулай уен. Уенчы тупны ашарга яраклы яки яраксыз предмет исемен әйтеп ыргыта, уенчы, вакытында уйлап, тупны тотарга яки тотмаска тиеш. Әгәр, ризык әйтелсә, тупны алырга, башка предмет булса, тотмаска. Бу уен бәләкәчләрнең сүз байлыгын да арттыра, җитезлеген дә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.