«Оча торган татар» китап күргәзмәсе
Үзенең гомерен тулысы белән биюгә багышлаган шәхес Рудольф Нуриев Хәмит улына 17 мартта 85 яшь тула.
Нуриев исеме легендага әверелгән дәвердә без бу артистны яңача ачабыз.Үз гомерендә ул 120 балет партиясе башкара, 29 фильмда уйный.1992 елда Франциядә аеруча зур казанышлар өчен генә бирелүче ” Сәнгать һәм әдәбият командоры ордены” белән бүләкләнә.Бервакыт тамашачылар 40 минут дәвамында басып алкышлыйлар, пәрдә 89 мәртәбә күтәрелә — бу факт Гиннес рекордлар китабына кертелгән.
Иске Әнҗерә авыл китапханәсе 17 март көнне китап укучылар игътибарына балет даһие, бөек артист, легендар хореографка багышланган “Оча торган татар”китап күргәзмәсен тәкъдим итә.Анда биюченең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган призентация, китаплар, журналлар белән танышырга мөмкин.Күргәзмәгә рәхим итегез!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.