«Әхмәт Фәйзи — үзенчәлекле талант иясе» әдәби сәгать
Әхмәт Фәйзи 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендәге вак һөнәрче–итек тегүче гаиләсендә туа. 1911–1915 елларда мәдрәсәдә, 1915–1917 елларда рус-татар мәктәбендә, 1917-1921 елларда татар гимназиясендә укыган чорда беренче шигырьләрен яза. Гимназиядән соң ул Оренбургтагы Көнчыгыш институтына укырга керә, әмма 21 нче елгы ачлык аркасында укуын тәмамламыйча, Урта Азиягә китеп, анда 1924 елга кадәр төрле эшләрдә эшләп, яңадан Уфага кайта. Фәйзи — күпъяклы талантка ия булган әдип: шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, тәрҗемәче һәм танылган опера, балет либреттоларының авторы да. Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулу уңаеннан, китапханәдә язучының әсәрләре, тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру максатыннан әдәби сәгать үткәрелә, китап күргәзмәсе оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.