«Театрда Камаловлар династиясе»
Драматург һәм театр эшлеклесе Әнәс Камал (Әнәс Галиәсгар улы Камалетдинов) 1908 елның 20 февралендә (яңа стиль белән 5 мартта) Казан шәһәрендә татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал гаиләсендә дөньяга килә. Бала вакытыннан ук әдәбият-сәнгать дөньясында кайнап, язучылар, артистлар, музыкантлар белән якыннан аралашып, аларның көчле рухи йогынтысы астында тәрбияләнеп үсә. 1928 елда язган «Биш меңле Гайнетдин» комедиясе аңа драматург исеме алып килә. 50 елга сузылган әдәби иҗат дәверендә ул күп санлы комедияләр, скетч, инсценировка, интермедияләр иҗат итә, «Давыл», «Туй», «Ике көч» исемле әсәрләре халыкка киң таныла.Шәтке авыл китапханәсендә “Театрда Камаловлар династиясе”исемле күргәзмә эшләячәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.