«Зур тормышка юллар»
Һөнәр сайлау — кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Һөнәр сайлаганда кеше киләчәк язмышын сайлый. Сайлаган һөнәр үзеңә ошый һәм шатлык китерә торган булсын. Чарага килгән яшьләр һөнәрләрнең 5 төркемгә бүленүе турында психологларның фикерләрен ишетерләр, тестлар ярдәмендә киләчәктә нинди һөнәр иясе булу теләген һәм хыялларын билгеләячәкләр.Үзләре турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест чишәрләр. «Киләчәк һөнәрләре» дип аталган электрон презентация һөнәр сайлауда файдалы киңәшләр бирер. Чарада катнашучылар «Һөнәр сайлау– җаваплы эш» дип аталган китап күргәзмәсе аша урта һәм югары белем бирү уку йортлары белән танышырлар.
Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.