«Гомерең озын булсын!»
«Саулык — иң зур байлык», — ди халык. Чыннан да, сәламәтлек — кеше бәхетенең нигезе, сәламәт булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып-белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.Китапханәдә өлкәннәр өчен үткәреләчәк телдән журналның беренче бите «Дару кабарга ашыкма!» дип атала. Сүз халык медицинасы турында барачак. «Дөрес туклану серләре»белән икенче биттә авылның шәфкать туташы Сәлимова Гөлфия таныштырачак. Журналның өченче бите «Хәрәкәттә– бәрәкәт»дип атала. Физик хезмәт, чыныгу, спорт, иртәнге зарядка һ.б.турында чарада катнашучылар үзләренең тормыш тәҗрибәре белән уртаклашачаклар. Сәламәтлек турында сүз алып барганда, зыянлы гадәтләрне дә искә төшереп китми булмый. Журналның дүртенче битендә китапханәче «Озак яшәү серләре»дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясаячак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.