«Хуш киләсең, Нәүрүз»
Ач ишеген, керәбез,
Нәүрүз әйтеп киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүруз мобарәкбад!
Аягым җинел булсын,
Яңа ел котлы булсын,
Ашлыгыгыз мул булсын,
Башагы биш карыш булсын,
Нәүруз мобарәкбад!
Керегез, кер, балакайларым, без сезне күптән көтәбез инде (Сөлге белән күмәч бирә). Нәүрүз котлы булсын!
Мал-туарыгыз артсын,
Колыннарыгыз чапсын.
Игеннәрегез унсын-
Нәүрүз котлы булсын!
Корымасын көлегез,
Бөек Болгар илегез,
Моң — көегез, телегез,
Нәүруз мобарәкбад!
Сыерыгыз сөтле булсын,
Атыгыз көчле булсын.
Апалар һәм абыйлар
Бирегезче бүләкләр.
Мәгез-мәгез, балалар!
Нәүрүз котлы булсын.
Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә.
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә,
Нәүруз мобарәкбад!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.