Комедия«Татарча ойлэну»
Менә әсәрнең кыскача эчтәлеге. Вакыйга Оренбург өлкәсенең Казакъстан белән чиктәш ерак бер районында бара. Баш каһарман Әкрәм, хатыны вафат булып бер ел үткәч, үзенә яңа тормыш юлдашы табарга карар кыла. Шул нияттән ул төрле газеталарга игъланнар бирә. Ул бу гамәленә әллә ни өмет тә багламый, ләкин масс-медианың кодрәте зур! Бераздан иксез-чиксез илнең төрле төбәкләреннән аның хозурына хатын-кызлар килә башлый. Шул сәбәпле ул төрле көлке хәлләргә кала, нәтиҗәдә аның күзе почтада эшләүче күршесе Мәрьямгә төшә. Аның бәхете янәшәдә генә икән ич! Вакыйгаларда кәмит алымнары күпләп кулланыла, текстта нечкә юмор өстенлек итә, кайчагында ул хәтта Раблега хас каһкаһәгә дә әверелә. Кәмит вакыйгалар ике ир-ат персонаж — Автор белән казакъ күрше Жолдас пәйда булу сәбәпле тагын да куера… Шулай да пьесаны укыганда аны сәхнәдән карагандагы көлкенең уннан берсе дә пәйда булмый. Нигә? Көләсе килми — бетте-китте. Эш шунда ки, пьеса каһарманнарының яше һәм сюжеттагы вакыйгалар бер-берсе белән төгәл ярашмый. Биредә иң яшь хатын-кызга — 40 яшь, ә баш каһарманга — 57. Хатыны үлгәннән соң бер ел үткәч аның хәләл җефет эзли башлавы бик ышандырмый. Чөнки характерлар үсешенә нигезләнмәгән халәт комедиясенең жанр табигатенә бу туры килми. Әлеге халәтләргә каһарманнарының характер типлары тәңгәл түгел. Үзләренең шәхси тормышларын җайга салырга омтылган өлкән кешеләрнең матавыгы көлке түгел, ә кызгану гына уята. Көлке уятса да, ул «күз яше аша» һәм цинизмнан тыш кына булырга мөмкин. Ә материалны күздә тотканда цинизмга бик җиңел бирелергә мөмкин.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.