«Әкиятләр иленә сәяхәт»
Әкият — халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре.
Әкиятләр күп халыкларда, нигездә, өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре.
Һәрбер бала бала чактан ук әкиятләр белән таныш. Ничә яшь булса да, әни укыган әкиятләр хаман истә, һәрвакыт безнең колакларда чыңлый.
Без дә безнең клубыбызда әкиятләр уку кичәсен үткәрергә булдык. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен укый алачаклар, һәм инде әлбәттә яңа әкиятләр белән таныша алачаклар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.