«Валентинки» мастер класс по оформлению валентинок ко Дню влюблённых.
Яшәгән ди, булган ди, борынгы Римда Валентин исемле бер табиб. Шуның кадәр әйбәт күңелле булган, кешеләр ул ясаган даруларны җиңелрәк эчсеннәр дип, аларга сөт, бал, шәраб кушып ясанган. Ул шуның өстенә киң күңелле рухани (священник) буларак тна танылган.
Валентин башка илләр белән гел сугышып торган Клавдий 2нче (б.э.к. 3 нче гасыр) заманында яшәгән. Клавдийга солдатлар җыю авырайганнан авырая барган. Гаиләле ирләрне солдатка җибәрү кыен булганлыктан, өйләнүне тыйган. Ә Валентин яшь парларны кавыштырып торган.
… Бервакыт Римн императорының төрмәчесе Валентинның өенә сукыр кызын җитәкләп килгән дә ялынып-ялварып кызын дәвалауны сораган.
Табиб кызны дәвалап булмаслыгын белсә дә, үләннәрдән сихәтле май ясап, кызның күзенә сөрткән…
Икенче көнне Валентин өенә солдатлар бәреп кереп, даруларын юк иткәннәр, үзен кулга алганнар. Валентин үзен җәзалап үтерәчәкләрен белгән. Шуңа да төрмәчедән кәгазь һәм каләм сорап алып, сукыр кызга мәхәббәт хаты язган. Валентинны шул ук көнне — 14 февральдә җәзалап үтергәннәр.
Төрмәче өенә кайткач, Валентинның хатын кызына биргән. Гыйшык сүзләре тулы назлы хат эченнән сары зәгъфран (шафран) чәчкәсе килеп чыккан. Кыз, чәчкәне учына салгач, аның җемелдәп торган таҗларын күргән. Могҗиза булган: кыз күрә башлаган. Бу хәлләрдән соң 100 ел үткәч, Рим патшасы Геласиус 14 февральне Изге Валентин көне дип игълан итә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.