«Күп гасырлар кичкән чал тарихлы данлы илем»
Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гербы — Татарстан дәүләти символы. 1992 елның 7 февралендә Татарстан Дәүләт Шурасы тарафыннан расланды. Дәүләт гербын куллану кагыйдәләре "Татарстан Республикасының дәүләт символлары" канунында күрсәтелгән. Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гербының авторлары — филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов (башкаручы). Татарстан Җөмһүриятенең Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сүрәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә "Татарстан" дип язылган кайма белән уратып алынган. Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчысыннан тора. Татарстан Җөмһүриятенең гербы Татарстан флагының төсләре белән ясалган, һәм ул түгәрәк шәкелле.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.