«Солдат альбомы» конкурсының «Рәсем-открытка» номинациясе
“Рәсем-открытка” номинациясендә 10-15 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр катнаша ала; Конкурста нигезләмәдә күрсәтелгән яшь категориясенә кергән, Татарстан һәм Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала.“Рәсем-открытка” номинациясендә катнашучы хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге солдатка багышлап рәсем-открытка ясый. Хезмәтләрне Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2023” төркеменә урнаштырырга кирәк. Конкурсны үткәрү шартлары: рәсем башында конкурста катнашучы турында тулы мәгълүмат бирелергә тиеш. Аның исем-фамилиясе, яше, кайсы өлкәдән, кайсы шәһәр, районнан булуын язу мәҗбүри. Бу шартлар үтәлмәгәндә, жюри әлеге эшне бәяләми. Һәр катнашучы да шунда ук электрон почтасын язарга тиеш. Ул язылмаганнарга сертификат җибәрелми. “Рәсем-открытка” номинациядәге хезмәтләр А4 форматыннан зуррак булмаска тиеш. Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң килгән хезмәтләр каралмый. Конкурска старт 2023 елның 01 нче февралендә бирелә. Ул 19 нчы февраль көнне тәмамлана.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.