«Туган тел» көненә багышланган кичә балалар белән

Событие завершилось

Бүген — Туган тел көне.   Бераз гына бәйрәм тарихына тукталыйк.

Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21 февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.  
2 а. б. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Дөньядагы телләрнең яртысы исә бөтенләй юкка чыгу алдында.

Телләр матди һәм рухи мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. ЮНЕСКО билгеләве буенча, дөньядагы 6 мең телнең яртысына  якыны  киләчәктә тел йөртүчеләреннән мәхрүм калачак.

1 а.б .Безнең туган телебез-татар теле Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора. Татарларның 80% Россиядә, ә  калганнары чит илләрдә яши.

2 а. б.  Безнең телебез — матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребез иҗатларында да  чагыла. 2нче сыйныф укучысы Тимербаева Дәлия   башкаруында җыр,   Гафурова Әминә башкаруында шигырь.        

1 а. б. Әйт әле, Алинә, җир шарын әйләнеп чыгу өчен ничә телне белергә кирәк дип уйлыйсың?

2 а. б.  Өч  мең телне белергә кирәктер. Телләр бик күп бит ул!

1 а. б. Юк, аның кадәр кирәкми. Телләр аерым гаиләләргә берләшә. Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен, 14 телне белү җитә дип саный. Болар бенгал (Бангладеш), гарәп, инглиз, испан, итальян, кытай, немец, португал, татар, урду (Пакистан), урыс, француз, һинд һәм япон телләре.

2 а. б. Күп тел белүчене полиглот дип атыйлар. 18 — 19 нчы йөзләрдә яшәгән Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристин Раск ике йөз утыз телдә иркен сөйләшкән.

1 а. б. Шуның өчен үз ана телеңне яратырга, сакларга, башка телләрне ихтирам итәргә кирәк. Ә безнең укучыларыбыз үз телләрен генә белү белән чикләнмичә, башка телләр белән дә кызыксыналар. Рәхим итегез, сүз сезгә! Минһаҗева Сәрвәр, Аскарова Айсылу, Мотыйгуллина Нәзирә башкаруында русча, инглизчә шигырьләр.

2 а. б. Татар халкы сүзләр белән генә үзенең фикерен белдермәгән, ә аны  халыкка бию, җыр, уеннар аша да әйтеп биргән. Сезнең игътибарыгызга татар халык биюен тәкъдим итәбез

2 а. б.  Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Без мәкальләрнең башын, ә сез ахырын әйтеп бетерерсез.

Сведения предоставлены организацией Алькеевский районный дом культуры и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна