Фаҗигале язмыш к 130 летию земляка Ф.Ибрагимова

Событие завершилось
12+

Фәрит Ибраһимов 1893 елның 13 февралендә Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районы) Түбән Ырга авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Беренче дөнья сугышы башлангач, Ф. Ибраһимов солдатка алына һәм сугышта катнаша. Фронттан яраланып кайткач, Ф. Ибраһимов укытучы булып эшли, «Аң», “Сөембикә”, “Ак юл”“Балалар дөньясы” журналларында актив языша.

Мәдрәсәдә укыганда ук Тукайга ияреп шигырьләр яза башлый. 1912 елда аның “Уйларым” һәм “Өмидемнең нурлары” исеме белән кечкенә ике шигырь җыентыгы басылып чыга. Фронтта алган тәэсирләре нәтиҗәсендә туган шигъри әсәрләре (“Дөнья”, “Позициядә”, “Аптырау”, “Михнәтләр”, “Гармун тавышы” һ.б.) шул заманның газета-журналларында басыла. Шагыйрьнең фронттан соң булган чор поэзиясендә төшенкелек мотивлары өстенлек итә. Октябрь инкыйлабын Ф. Ибраһимов бернинди икеләнүсез, шатланып каршылый. “Укытучыларга сәлам” (1918) исемле шигырендә ул, мәсәлән, элек изелгән, кыерсытылган-эзәрлекләнгән халык укытучыларына Октябрьнең чын азатлык, рухи хөрлек китерүе турында горурланып җырлый. 1919 елда Ф. Ибраһимов Казан рабфагында укый. 1918-1919 еллар арасында әдип, халык иҗаты әсәрләре сюжетларына таянып, романтик рухтагы “Халык арасында”, “Өрәк”, “Төшләр” исемле поэмаларын иҗат итә, 1926 елда “Безнең юл” журналында искелек белән яңалык көрәшенә багышланган “Таулар арасында” дигән хикәясен бастыра.

Егерменче еллар уртасында Ф.Ибраһимов Урта Азиягә китә. Ташкәнт шәһәрендә Коммунистик университетны тәмамлагач, озак еллар укытучы булып эшли, Сәмәркандтагы Коммунистик университетта доцент, кафедра мөдире вазыйфаларын башкара.

Ф. Ибраһимов 1943 елда Сәмәрканд өлкәсендә Янгаррабат районы Хатерчи авылында вафат бу

Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Рыбно-Слободского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна