«Кышкы моңнар» Музыкальный вечер.
Гармун бит ул — татарның рухы. “Үзе кечкенә булса да, әйтә үз кирәкләрен” дип җырда җырланган гармун милләтне милләт итеп танытуда үз эшен эшли алыр иде әле. Сибгат Хәким дә заманында: “Яңгырасын иде Европаның уртасында татар гармуны…” дип юкка гына язмагандыр. Хәзер телгә “бренд” дигән ят сүз килеп керде. Гармун әнә шул бренд, ягъни татарның рухын, асылын әйтүче уен коралы буларак яшәсә, иллә дә шәп булыр иде. Хәзер кешене синтезаторда уйналган, компьютерда чыгарылган һәм “акшарланган” җыр-көй белән генә шаккатыра алмыйсың. Кешегә тере музыка, җан авазы кирәк. Гармунчыларны барлау, гармун моңнарын искә төшерүне максатыннан Иске Барыш авылы мәдәният йортында җыр-моң сөючеләрне берләштергән "Яңгырасын гармун моңнары" кичәсе үткәрелде. Бу бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары — авылның атаклы гармунчылары һәм якын тирә авыллардан килгән гармунчылар булды
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.