«Хыялларым ак канат»
“Әдәбият корабы” проекты кысаларында “Кама таңнары” әдәби берләшмә язучыларын Афанас авылы әдәбият сөючеләре белән таныштыру йөзеннән “Җан җылысын салган шигьри юллардан” дип исемләнгән әдәби –музыкаль очрашу узачак. Тамашачыларга әдәби берләшмә язучылары турында белешмә алып, җитәкчеләре Рәсимә Нәбиуллина һәм Рәмзия Вәлиева, Мәнҗия Хәлимова, Фәнүзә Сабирова иҗатлары, үзләре белән якыннан танышу мөмкинлеге булачак. Аксакаллар Шурасы рәисе Васыйл Камалов белән әнгәмә корып, Алсу Вәлиуллина башкаруындагы татар җырларын тыңлап узачак очрашуга мәктәп укучыларын, шигьрияткә карата битараф булмаган милләттәшләребезне көтеп калабыз. Килегез, бергәләп ял итик, күңелләребезне матурлык белән тутырыйк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.