«Әминә Бикчәнтәева — балаларның дәү әнисе»
Әминә Бикчәнтәева бөтен гомерен һәм иҗади сәләтен балалар тәрбиясенә багышлаган язучы. Шигырьләрендә ул, күбесенчә, нәниләр турында яза, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең, әле беренче елларын гына мәктәпкә килгән укучыларның көндәлек тормыш эпизодларын, уеннарын, үзара мөнәсәбәтләрен шигъри җанландырып, яшь буын тәрбиясенә бәйле күп кенә мөһим мәсьәләләрне күтәрә. Аның шигырьләре балаларны үзара һәм өлкәннәргә карата әдәпле, итагатьле булырга өйрәтәләр, әйләнә-тирә табигатьне кадерли һәм саклый белергә өндиләр.
26 январь көнне балалар язучысы Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел тула. Шул уңайдан Күл-Черкен авылы китапханәсендә “Әминә Бикчәнтәева — балаларның дәү әнисе” дигән темага китап күргәзмәсе оештырылачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.