Әдәби сәгать «Әминә Бикчәнтәева- балаларның якын дусты!»
26 январь көнне татар шагыйрәсе, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәеваның тууына 110 ел тула.
Язучы 1938 елда иҗат итә башлый. Аның «Бүләк» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1940 елда дөнья күрә. Үзе исән чагында аның тагын 19 проза һәм шигырь китаплары басыла. Алар арасында «Шинель», «Бакча гөлләре», «Дәү әнием», «Дачада», «Беренче чәчәкләр», «Яз бүләкләре», «Әлфия алъяпкычлары», «Йөрим күл буйларында», «Фәридәкәй», «Бүген һәм иртәгә» кебек шигырьләр китаплары яратып укыла. Шулай ук «Ана йөрәге» (1959) һәм «Мин аңлыйм сине» (1966) повестьларын яза. Аның кыска мәзәк хикәяләре дә бар (мәсәлән, «Хуҗа Насретдин балалар янында» (1956) хикәяләр циклы). 1983 елда аның иң уңышлы әсәрләре «Минем танышларым» җыентыгында урын ала.
Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә узачак әдәби сәгатьтә балалар белән Әминә Бикчәнтәеваның югарыда искә алынган әсәрләреннән өзекләр укылачак. “Әминә Бикчәнтәева-балаларның якын дусты” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү булачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.