Җәлил шигырьләре. Литературный час.

Событие завершилось

  Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә.

                                                             

                                                              Батыр үлә, үлмәс ат алып,

                                                              Батырлыклар белән макталып,

                                                              Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

                                                              Тарихларда укып ятларлык…

 

       Муса Җәлил исемен ишетүгә, тәүге булып уйга батырлык сүзе килә.Ялкынлы шигырьләр авторы, ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул. Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.

        Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил, беренчеләрдән булып, сугышка китә. Ләкин 1942елның июнендә шагыйрь Волхов фронтында каты сугышлар вакытында яралы хәлендә дошман капканына эләгә.

       Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага       керә, ипәшләренең рухын күтәрә, аларны да көрәшкә өнди. Муса Җәлил әсирләр белән лагерьдан качып, партизаннарга барып кушылырга ниятли.Әмма бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә.Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Мобиат төрмәсенә ябалар.

     1944 елның февралендә фашистлар Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен  үлем җәзасына хөкем итәләр.Егерме бишенче августа Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

    Төрмәдә дә, җәзаны көткән чакта, шагыйрь фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр иҗат итә һәм аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә язып бара.Җәлилнең әсирлектә язылган шигырьләре бөтен  дөньга “Мобиат дәфтәре” дип танылды.

    Бу дәфтәрне  Габбас Шәрипов һәм Бельгия партизаны Андре Тиммерманс илебезгә кайтарып ташладылар.

    Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы  Татар дәүләт опера һәм  балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Шагыйрьгә Казанда һәйкәл куелды.

    Шагыйрьнең һәм аның иптәшләренең батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге  яшәр, чөнки тарихыбызны, илебез азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызны  онытырга  хакыбыз юк. Дәхшәтле сугыш еллары турында хатирәләрне, истәлекләрне киләчәк буыннар да белергә тиеш.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный Дом культуры» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна