Җомга көн кич белән.
Язучы, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел.А.Гыйләҗев таланты бигрәк тә проза җанрында ачыла, үзен беренче чиратта хикәя, повесть остасы итеп таныткан кеше.Аның авыл прозасы — татар халкы тормышында булган кискен борылышларны чагылдыруның ачык мисалы.Аяз Гыйләҗев иҗаты — татар әдәбиятының олы юлыннан барган, иҗтимагый яңгырашлы иҗат. Әмма ул тормышның ямен, яшәү көчен, кеше рухы-җанының бөеклеген туктаусыз тасвирлап торган хәлдә дә җәмгыятьнең кеше язмышларын көлгә әйләндерә торган рәхимсезлеген, шәфкатьсезлеген дә гәүдәләндереп бирә.Китапханәдә язучының төрле елларда басылып чыккан китапларыннан күргәзмә оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.