«Сез иң гүзәл кеше икәнсез»
Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны Укытучы һәм остаз елы дип игълан итте. Аны 2023 елда Россиядә фәнни педагогикага нигез салучы Константин Ушинский тууына да 200 ел тулуга багышлыйлар. Шул уңайдан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» исемле китап күргәзмәсе оештырды. Анда Ш. Әхмәдуллинның «Укытучы язмалары», Ф. Вәлееваның «Халкына багышланган гомер», З. Рәсүева, Ә. Хуҗиәхмәтовның «Мәгърифәт йолдызлыгында», Ә. Хуҗиәхмәтов «Мәгърифәт йолдызлыгы», Р. Шәһмарданов, Ә. Хуҗиәхмәтовның «Татар милли педагогикасы» китаплары урын алды. Шулай ук әлеге күргәзмәдә укытучы образы кергән матур әдәбият белән дә таныша аласыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.