Балалар язучысы, шагыйрь Х. Ш. Халиковның тууына 85 ел «ИҢ ШАТЛЫКЛЫ КӨННЭР» әдәби кичә

Событие завершилось

Балалар язучысы, шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премияселауреаты Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиковның тууына 85 ел “ИҢ ШАТЛЫКЛЫ КӨННЭР” дигән темага әдәби кичә оештырырга.Беренче шигырьләре вакытлы матбугатта 1960 елларда басыла. Халиков балалар өчен төрле жанрларда яза: санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр. Халиков мәңгелек кыйммәтләр, кеше яшәешенең төп закончалыклары, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, яхшылыкның яманлыктан өстен булуы, бәхет турындагы уй-хисләрен образлы һәм эмоциональ рәвештә, балалар аңларлык формада үзенең яшь укучысына җиткерә белә. «Йолдызлар ничәү?» (1969), «Шук бабай» (1970), «Тынычлык гөле» (1971), «Энәбикә» (1973), «Озын колаклы батыр» (1974), «Эшләпәле дуслар» (1976), «Конфет агачы» («Конфетное дерево», рус теленә тәрҗемәдә, 1977), «Иң шатлыклы көнем» (1983), «Канатлы мәче» (1989), «Зиһен ачкычлары» (1993), «Сакчы күркә» (1997), «Сакаллы малай» (2002), «Иң гадел дус» (2005), «Канатлы куян» (2007) җыентыклары авторы. Әйтергә кирәк, балалар әдәбиятында Х.Халиков иҗат иткән өлкә шактый катлаулы. Чөнки кече яшьтәге балалар өчен язуның үз таләпләре һәм кануннары бар. Материал сабыйга таныш, сүрәтләнгән тирәлек якын булырга тиеш. Бу юнәлештән караганда шагыйрьнең табигать, кош-корт, хайваннар турындагы шигырьләре аеруча кызыклы, мавыктыргыч.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна