«Әби-бабаларыбызның йолалары»
Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга бара дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләрнең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халкының үзеннән өйрәнеп, тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз. Борынгыдан килгән йолалар һәрвакыт төрле ырымнар, серле тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йоланың аерылмас бер өлеше аның бизәге булып торалар. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен,уеннарын, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Шушы йолаларны, уеннарны искә алу, саклап калу максатыннан 27 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “Җәүһәр” клубы белән берлектә “Әби — бабаларыбызның йолалары” дип исемләнгән кич утыру йоласы үтәчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.