Күргәзмә-киңәш«Китапханәче тәкъдим итә»
Китап ул һәр кешенең тормышына бик кечкенә чагыннан ук килеп керә. Бала йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнүгә китапка кулын суза, башта матур сурәтләрен карый, аннары ниндидер сәер билге-тамгалар кушылудан “ӘНИ” дигән яраткан сүзе барлыкка килүгә гаҗәпләнә. Шушы мизгелдән башлап китап аны бөтен тормышы буена: балалар бакчасында да, мәктәптә дә, институтта да, эштә дә, көнкүрештә дә озата бара. Һәр яңа буын аңардан тиңдәшсез белем ала, аның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Безнең татар халкында «Китапсыз өй –тәрәзәсез бүлмә» дигән мәкаль бар. Чыннан да, китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр, ә китапларны яратучының күңеле күбрәк укыгач сафланыр, ачылыр, дөньяга карашы киңәер. Китапларны күп укыган кешенең күңелендә начарлыкка да урын калмаячак, чөнки ул китаплардан яхшыны яманнан аерырга, үзендәге әйбәт һәм начар гадәтләрне бәяли белә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.