«Кышкы экиятлэр илендэ»
Яңа ел — барыбызның да көтеп алган, иң могҗизалы бәйрәмнәренең берсе.Яңа ел — дусларны, туганнарны бергә җыйган бәйрәм. Яңа ел хыялларның канатланган чагы.Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. Югары Чыршылы авылында да Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Мәдәният йорты бәйрәмчә бизәлде, авылыбыз үзешчәннәре Яңа ел тамашасына әзерләнә.20 нче декабрьдән 25 нче декабрьгә кадәр кардан сыннар ясау буенча конкурс игълан ителде. Бу конкурска нәтиҗә 30 нчы декабрь көнне булачак Яңа ел бәйрәмендә ясалачак. Җиңүчегә бүләк –куян, Яна ел символы.
Кадерле дусларым! Яңа ел белән котлаулар кабул итеп алыгыз! Яңа ел бәйрәме матур булып үтсен! Алдагы ел бары бәхет — куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.