«Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел»
2022 нче елның 21 декабрендә күренекле язучы-прозаик, драматург Мәхмүт Максуд улы Хәсәновның тууына 95 ел тула. Хәсәнов Мәхмүт Максудович — күренекле прозаик, драматург, актер, публицист. Мәхмүт Хәсәнов балалар өчен пьесалар, повестьлар һәм хикәяләр яза. Әдипнең «Саф җилләр», «Юллар, юллар», «Кама таңнары», Инженерлар» романнарын, балалар өчен язылган «Очар кошлар», «Җирән кашка», «Динозаврлар өнендә», «Шайтан малае» дигән повестьларын укучылар яратып укыйлар.
22 декабрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә Мәхмүт Хәсәновның юбилей көне уңаеннан әдәби сәгать узачак, шулай ук язучының иҗаты белән якыннанрак танышырга теләүчеләр өчен китап күргәзмәсе оештырылачак .Китапханәгә рәхим итегез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.