Минем яраткан әкият героем
Әкиятләрне зурлар да, кечкенәләр дә ярата. Әкиятләр буенча спектакльләр, кинофильмнар төшерәләр. Әкият геройлары булып, кешеләр, җәнлекләр, төрле хайваннар, кошлар, табигать күренешләре тора. Әкиятләрдә көтелмәгән гаҗәп хәлләр, төрле әверелү, тылсым да була. Әкиятләр бары яхшылыкка, дөреслеккә өйрәтә. Әкиятләр — борынгы халык авыз иҗаты жанры. Алар безнең көннәргә бик борынгы заманнардан килгән.
Ни өчен халык әкиятләре дип әйтәбез? Әйе, ул әкиятләрне халык уйлап чыгарган һәм бер-берсенә сөйләгән. Шулай итеп, алар буыннардан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Әкиятләр балаларны кечкенәдән үзенең искиткеч серле дөньясына алып керә. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен искә төшерер, яраткан әкият геройларын рәсемгә төшерер.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.