«Төкле аягың белән Яна ел»
Яңа ел — һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Әмма бу бәйрәм турында без күп беләбезме соң? Яңа ел турында иң кызыклы фактларны җыярга булды. Яңа елны бәйрәм итә башлау безнең эрага кадәрге 3 меңьеллыкка — Месопотамиягә барып тоташа. Вавилон халкыннан иудейлар, аннары греклар аша бу вакыйга Көнбатыш Европага кадәр килеп җитә. Аннары инде Җир шарының башка илләренә тарала.
Яңа елны бәйрәм итү вакыты төрлечә булган. Аны язын да, җәй көне дә, көзен дә, без гадәтләнгәнчә кыш көне дә бәйрәм иткәннәр. Хәзерге вакытта исә күпчелек илләрдә Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә бәйрәм итәләр.
Борынгы Русьтә X-XV гасырда Яңа елны 1 мартта бәйрәм иткәннәр, 1348 елда бәйрәм 1 сентябрьгә күчерелгән, ә 1699 елда Россия императоры Петр I халыкны яңа указы белән шаккатыра. Ул ел башын 1 сентябрьдән 1 гыйнварга күчерә. Бу бары тик календарьдагы дата гына булмасын өчен, үз указында өйләрне чыршы һәм артыш ботаклары белән бизәргә, матур итеп киенергә, мушкетлардан атарга, ракеталар аттырырга боера.
Чыршы бизәү турында беренче рәсми мәгълүматлар XVII гасырга карый. Тарихчылар сүзләренчә, Раштуа уңаеннан беренче чыршыларны Эльзаста бизи башлыйлар. Төсле кәгазьдән ясалган розалар, алмалар, печенье, шикәр кисәкләре һәм мишура беренче уенчыклар була. Россиядә яңа ел чыршысын XIX гасырда да, XX гасыр башында да бик яратып бизиләр. Әмма 1918 елда большевиклар бу гадәтне тыя: әлеге традиция дини бәйрәм — Раштуа белән бәйле дип белдерә. Чыршы бизәү гадәте 1935 елда гына кире кайта.
Беренче пыяла чыршы уенчыгы Тюренгиядә (Саксония) XVI гасырда ясала. Чыршы уенчыкларын күпләп җитештерү исә XIX гасырда гына башлана.
Санта-Клаус беренче тапкыр 1822 елда Америка Кушма Штатларында барлыкка килә. Соңрак славян халыклары Сантаны «күчереп алып» безнең Кыш бабайны булдыра.
Дед Морозның туган көне — 18 ноябрьдә. Ышанулар буенча, нәкъ шушы вакытта аның туган ягына — Бөек Устюгка карлы-буранлы кыш килә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.