«Мәрхәмәтлеккә чикләр юк»
Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикле кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә искә төшерә. Кеше гомере — диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү көче алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе, яшьнисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.
Инде менә ничә еллар декабрь ае инвалидлар Декадасы белән башланып китә. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе клуб мөдире белән бергәлектә «Мәрхәмәтлеккә чикләр юк…” дип исемләнгән чара астында, шушы авылда яшәүче, тумыштан инвалид булган Салихова Илсөяр һәм Хәйретдинова Наиләләрнең өйләренә барып хәлләрен беләчәкләр, аларның тормышы һәм сәламәтлеге белән кызыксыначаклар.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека Тюлячинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.