Әкияттә кунакта.
Әкиятләр белән балалар сабый чактан ук таныш: аларны газиз әниләребез, әбиләребез йоклар алдыннан сөйләгән, кич утырганда да бер-береңә әкият сөйләү дә бар әле. Ә бала үзе укырга, язарга өйрәнгәч, теләсә нинди әкиятне укый ала, соклана.Әкиятләрне бигрәк тә балалар ярата. Әкиятләр балаларга аңлаешлы, гади; укырга да кызыклы; аларда ниндидер могҗиза, тылсым бар; һәрвакыт яхшы, намуслы кешеләр җиңә.Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр. Әкиятләр халкыбызның рухи байлыгы, культурасы, тарихы. Ул үткән белән киләчәк буынны бәйли. Кайбыч авыл китапханәсендә төрле халык әкиятләреннән китап күргәзмәсе оештырыла. Укучылар яңа әкият китаплары белән танышалар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.