Татарстанның язучысы Әхсән Баянның тууына 95 ел «Яхшылык кире кайта».
Максат:
1. Әхсән Баянның “ Яхшылык кире кайта”хикәясе белән танышу, төп темасын ачыклау
2.Укучыларның фикерләү сәләтен , мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү, аралашу күнекмәләрен булдыру
3. Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү.
Шагыйръ,
прозаик Әхсән Баян (Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов) 1927 елның 8 декабрендә
Башкортстанның Илеш районы Әшмән авылында туа. Нәсел шәҗәрәсе борынгы татар
морзалары һәм дин әһелләре токымына барып тоташканлыгы мәгълүм. Әхсән 1943 елда
күрше Ишкар авылы мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлаганнан соң, берничә ел туган
авылының күмәк хуҗалыгында төрле эшләр башкара, 1947-1950 елларда район үзәге
Югары Яркәйдә Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли. Шунда, төп
эшеннән аерылмыйча укып, урта мәктәпне тәмамлый. Бер ел авылда укытканнан соң,
1951 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга
килә. Укуын тәмамлагач, ул озак еллар журналистика хезмәтендә: 1956-1962
елларда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында башта
хәбәрче, аннары әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, 1962-1966 елларда «Казан утлары»
журналы идарәсендә җаваплы сәркәтип, 1977-1981 елларда шул ук журналның баш
мөхәррир урынбасары булып эшли.
Ә.Баян — иң әүвәл шшъри әсәрләре белән танылган
әдип. Шигырьләре район газетасында — 1943 елдан, республика матбугатында 1951
елдан басыла башлый, беренче җыентыгы («Диңгез шавы») Татарстан китап
нәшриятында 1959 елда чыга. Ә.Баян — шигъри әсәрләре тупланган ике дистәдән
артык китап авторы.
Норлат авылы китапханэсендэ анын китапларынннан күргәзмә оештырырга һәм күзәтү ясарга.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.