«Һәрвакыт булсын әни» Әниләр көненә багышланган җырлы-уенлы программа.
Әни — ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат.Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше — ана.
Әни –җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз. Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!
Шул уңайдан, 28 нче ноябрь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә дөньяда иң кадерле булган кешеләр– әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә чакырып калалар. Бу җырлы-уенлы кичәдә авылыбызның хөрмәтле әниләрен көтеп калабыз. Кичә концерт номерлары һәм конкурслар белән чиратлашып барачак. Кичәбезнең ахырында сезне чәй табыны көтәчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.