«Тормыш сынавына бирешмә»
Берләшкән милләтләр оешмасы карары нигезендә, 1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Һәм әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалид лар ун көнлеге итеп үткәрү традициягә әйләнде. Бу көннәрдә җәмгыятебезгә тагын бер кат әлеге категория кешеләренә даими игътибар билу, аларның хәлләрен белү безнең бурыч. Без дә инвалидларның хәлләрен белеп аларда кунакта булып, үзләребезнең күчтәнәчләребезне алып барабыз, хәлләрен белешеп, Эшләрен дә булышабыз. Әйе, бу көннәрдә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында төрле очрашулар, күңелле чаралар, ярдәм итү акцияләре үткәрелә. Игътибарыбызга, кайгыртуыбызга аеруча мохтаҗ бит алар. Әлбәттә, араларында без — сәламәт кешеләргә караганда да матуррак, тормышның ямен белеп, җәмгыятебезгә файда китереп яшәүчеләр дә бихисап. Һәм андыйлар бары соклану уята!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.