Ак җилкәннәрне киереп
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Ак җилкәннәрне киереп…" дип исемләнгән әдәби -музыкаль очрашу булачак. Бу гадәти очрашу булмаска охшап тора.Күренекле язучы Гүзәл Галләмова иҗаты белән күпләрегез таныштыр, дип уйлыйбыз. Мәсәлән 2020 елда дөнья күргән “Зәңгәр кыңгыраулар” китабы меңләгән укучы укыган. Бу бик зур күрсәткеч. Ә шулай да кем ул Гүзәл Галләмова? Язучы бүгенге көндә заманның иң актуаль мәсьәләләрен яктырта.Төрле вакыйгалар, тормыш күренешләре аша автор җинаятьчелек, эчүчелек, наркомания, хыянәт, фахишәлекне фаш итә, әхлак проблемаларын күтәрә. Әлбәттә һәр әсәрдә мәхәббәт кыйссасы сүрәтләнә. Китапны кулга алып укый башлауга ук син башка дөньяга кереп китәсең. Алар белән аралашасың, гәпләшәсең, фикер алышасың. Кыскасы, бик эчтәлекле очрашу булачак.Килегез, үкенмәссез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.