«Түгәрәк өстәл»
К.Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре — очерк характерындагы журналистлык язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елдан күренә башлый. “Кояш безгә елмая” (1962), “Тылсымлы таяк” (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда “Зәңгәр күлмәк” исемле хикәяләр һәм “Күңелләргә күләгә төшмәсен” исемле очерк китаплары дөнья күрә. 1971 елда “Инешләр Иделгә коя” исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре — “Синең өчен” дигән повесте урнаштырыла.
70 елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр (“Сөлге булсын бүләгем”, “Шикәр Гайшә”, “Таяныч”, “Ут”һ.б), КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган “Агым уртасында”, археологлар турында “Тәңкәле тау” һәм мораль — этик проблемаларны күтәргән “Кышкы талпыну”, “Ярлар биек” исемле повестьларын иҗат итә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.